Хәзер мәктәп укучысының электрон көндәлеге һәрчак кул астында – укучының билгеләрен iOS платформасы җиһазлары өчен “ТР Хезмәтләре” (“Услуги РТ”) кушымтасы аша тикшереп була.
Әлеге хезмәт белән кулланыр өчен шәхси кабинетта укучының “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасыннан логинын һәм паролен язарга кирәк.
Моннан тыш, мобиль кушымта аша яңа үрнәктәге чит ил паспорты алуга гариза бирергә УФМС хезмәткәренә кабул итүгә язылырга мөмкин.
Яңартылган мобиль кушымтада “Операцияләр тарихы” бүлегендә яңа функция өстәлгән: хәзер квитанция һәм чиратка язылу тамгаларын бастырып алу мөмкинлеге бар, шулай ук түләнгән квитанцияләрне электрон почтага җибәрү мөмкинлеге булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, iOS өчен “ТР Хезмәтләре” (“Услуги РТ”) кушымтасы аша 10 хезмәт алып була, “Халык контроле” системасына гариза калдырып була. Мобиль кушымтаның хезмәтләре яңартылып тора.
Кушымтаны App Store яисә Татарстан республикасының дәүләт һәм муниципаль Порталы uslugi.tatarstan.ru аша йөкләп була.