ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү эшләре буенча элемтә операторлары белән киңәшмә узды

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Премьер-министр урынбасары – Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда эшләүче мәгълүмати-коммуникация инфраструктурасының элемтә операторларының халыкара студент уеннарына әзерлеге буенча киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә ААҖ “МТС”, ААҖ “Вымпелком”, ААҖ “МегаФон”, ЯАҖ “НСС” һәм ЯАҖ “СМАРТС”, ААҖ “Таттелеком”, ААҖ “Ростелеком”, ФДУҖ “Россия Почтасы”, шулай ук Универсиада Дирекциясе һәм Татарстанның Роскомнадзор оешмасы катнашты.

“Казанда халыкара ярышлар башлануына 60 көн калды, бу аз вакыт. Универсиаданың төп стадионы районында өзлексез элемтә булдыру зарур. Чөнки анда уеннарның ачылу һәм ябылу тантанасы уздырылачак, биредә 45 мең халык җыелачак, - дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов. – Уеннарның рәсми партнеры булып, “Мегафон” компаниясе тора. Ләкин без тамашачылар арасында башка операторлар кулланучылары да бар икәнен яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә тамашачыларны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итүне сорыйм”.

Операторлар булачак Уеннарга инфраструктураны әзерләү эшләре баруын хәбәр иттеләр. Футбол стадионы тирәсендә өстәмә база станцияләр булдыру эшләре бара.

Киңәшмә барышында шулай ук Универсиаданың төп стадионында бушлай Wi-Fi зонасын һәм “Россия Почтасы”ның мобиль бүлеген булдыру сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International