Татарстан халкы беренче тапкыр аена 2,5 млн электрон хезмәт кулланган

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Татарстан халкы өчен беренче тапкыр 2,5 млн электрон хезмәт бу елның апрель аенда күрсәтелгән. Чагыштыру өчен, 2012 елның апрель аенда 1,15 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Бер ел эчендә үсеш 121% тәшкил итә.
Узган айда Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru һәм инфоматлар аша  116,4 млн сумга түләү башкарылган (2012 елның апрелендә - 46 млн сумга). 

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына апрельдә 525 012 уникаль кулланучы кергән, Порталда 183 963 яңа шәхси кабинет теркәлгән. Порталдагы барлык шәхси кабинетлар саны 550 354 кә җитте.

«Хезмәтләр – ул гражданин һәм дәүләт мөнәсәбәтләре. Берәү хезмәтләр күрсәтә, икенчеләр куллана. Кулланучылар хезмәтләр өчен салым түлиләр. Шуңа күрә без хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә булуына омтылабыз. 2012 елда Татарстанда 17 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Уртача аена электрон түләүләр 100 млн. сумга җитә.”, - дип искәртте Татарстан Республикасының Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры дәүләт һәм муниципаль порталының мобиль версияләрен камилләштерүне дәвам иттерә. iOS һәм Android платформаларындагы җиһазлар  өчен “Услуги РТ” мобиль кушымтасы эшли.

Мәсәлән, апрельдән iOS платформасындагы җиһазлар өчен “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша укучының электрон мәктәп көндәлеген һәм билгеләрен карап була. Шулай ук, чит ил паспортын алуга чиратка язылу мөмкинлеге бар.

Татарстанда 140 электрон хезмәт күрсәтелә. Алар арасында штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр түләү, балалар бакчасына чиратка язылу,  төрле ведомстволар белгечленә приемга язылу һәм башкалар бар.

Бүгенге көндә Татарстанда 33% юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар электрон рәвештә түләнә. Балалар бакчасына гаризәләрнең 50% дәүләт һәм муниципаль портал аша бирелә. Гражданнар актларын теркәүгә 80% артык гаризә портал һәм информатлар аша тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International