Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элемтә тармагы ветераннарын бәйрәм белән котлады

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген  Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында элемтә тармагы ветераннарын зурладылар.

“Ничә еллар буе тормышка ашырылып килгән министрлыкның яхшы гадәте буенча, мин бүген биредә сезне сәламнәргә һәм ике бәйрәм– безнең профессиональ бәйрәм радио көне һәм якынлашучы җиңү көне - белән котларга шатмын, - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте Роман Шәйхетдинов. – Сез инфраструктурага нигез салучылар. Ансыз бүгенге көндә кешеләрнең тормышын күз алына да китереп булмый. Безнең өлкә үсешенә озак еллар  куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Бүген монда хезмәт һәм сугыш ветераннары гына түгел, безнең министрлыкны булдыру нигезендә торган  Җәләлов Ринат Гиният улы, Татарстанның элемтә сетьләрен булдыру буенча дәүләт идарәсе башлыгы булып саналган Рахманкулов Илгиз Шамил улы  кебек танылган кешеләр дә бар. Мин сезнең барчагызга да рәхмәтләр укыйм. Сезгә сәламәтлек, яхшы кәеф, озын тормыш телим”.

Ветераннар хөрмәтенә бәйрәм өстәле корылган иде, шулай ук Казанның элемтә электртехникумы студентлары концерты оештырылган иде.

Бәйрәм ахырында ветераннарга  ААҖ “Таттелеком”нан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International