ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элемтә өлкәсе эшчеләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле коллегалар!
Барлык элемтә өлкәсе эшчеләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйм!
Бу көнне 1895 елны Рус физик-химик җәмгыяте галиме Александр Попов үзе эшләгән дөньядагы беренче радиокөйләүгечне күрсәтеп, доклад белән чыгыш ясаган. Россиядә бу көн радиоэлемтәсе гамәлгә куелган көн булып санала.
Беренче тапкыр киң җәмәгатьчелектә бу көн радионың 30 еллык юбилееенда 1925 елда билгеләнә.
2012 елның ахырында Татарстанда барлык стационар телефоннар саны 1,7 млн. исәпләнә. Кесә телефоны элемтәсе абонентлары саны 6,3 млнга җитте. Татарстан территориясендә Интернетка чыгу мөмкинлеге 70% урында бар. Ай саен республикада 2 миллионга якын электрон хезмәт күрсәтелә. Бу күрсәткечләр артында сезнең барчагызның да һәркөнлек хезмәте тора. Уртак тырышлык белән без Татарстанда мәгълүмати инфраструктураның югарырак күрсәткечләргә ирешәчәгенә ышанам.
Аерым рәхмәтләремне һәм ихтирамымны ветераннарга җиткерәм. Алар арасында Бөек Ватан сугышы катнашучылары да бар. Каһарманлыгыгыз өчен мәңгелек рәхмәт Сезгә!
Чын күңелдән Сезгә исәнлек-саулык, озын тормыш, иминлек телим!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов