“Иннополис торак пункты Россия Федерация картасында барлыкка килде. – ди Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Киләчәктә Иннополис шәһәр округы исем йөртәчәк, әлегә ул поселок булып санала”.
“Иннополис Татарстанның Югары Ослан районында 1200 га территориядә төзелә. Монда аерым икътисад зонасы, Россиядәге беренче IT-университет төзелә.- дип искә төшерде министр. – Беренче 15 студентны сайлап алу башланды. Алар мәгълүмати технологияләр магистры дәрәҗәсе алгач, профессиональ эшчәнлекләрен Иннополис Университетында укытучылар буларак дәвам итә алачак”.
Без Иннополиста профессиональ команда җыйдык: икътисад зонасы үсеше өчен җаваплы “ОЭЗ Иннополис” ААҖ генереаль директоры Игорь Носов; Иннополис Университеты инфракструктурасы төзелешен җитәкләүче “Инополис” ААҖ генераль директоры Евгений Данилов; Иннополис территориаль үзәге үсеше буенча җаваплы Лидана Бондарь, югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркы директоры Антон Грачев”, - дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов.
5 меңлек кеше яшәр һәм эшләр өчен әзер булган инфраструктура – Иннополис төзелешенең беренче этабы 2015 елда тәмамланачак.