ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында, резидентлар арасында, ИТ-парк кубогына мини-футбол буенча беренче турнир булып узды. Анда 7 команда катнашты - Opteum, Truck Empire, СмартПетрол, 2Гис, ЦОБ-SAP, ЦОБ-мәгълүмати технологияләр үзәге һәм Korzilla. Турнир21 нче апрельдә башланды һәм технопаркның спорт мәйданчыгында ял көннәре саен узды.

Узган атнада Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең IV яшь эшкуарлар форумы узды. Анда IT–идеяләрне гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләрне алу турында кызыксынган иң яхшы проект авторлары катнашты. Бу – ИХОның яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды «Сәләт» һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркның уртак инициативасы.

14нче майдан 24нче майга кадәр Казанда, VI «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2018 милли  чемпионатының финалында катнашу өчен, сайлап алу ярышлары узачак. Анда Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән 150гә якын конкурсант, шул исәптән Татарстан Республикасы да катнашачак. ИТ-блок компетенцияләре буенча ярышлар Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында – Казан мәгълүмати һәм элемтә технологияләре техникумында – узачак.

Татарстанда узган ялларда, республика табигатьне саклау «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында, урман массивларын җыештыру көне үтте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы әлеге акцияне хуплады һәм Казан шәһәре Имәнлек урамындагы урман массивын җыештыруда катнашты.


11
май, 2018 ел
җомга

Россия почтасы, үзенең магистраль ТУ-204С очкычлары белән, Кытай шәһәре Ханчжоудан Казанга даими йөк почтасы рейсларын очырды. Россия почтасының очкычлары Татарстан Республикасының төп аэропортында атнага бер тапкыр төшәләр.

Министр Осман  Хасбулатов җитәкчелегендәге Дагыстан Республикасы икътисад һәм территориаль үсеш министрлыгы вәкилләре, Татарстанның ИТ-инфраструктурасы белән танышу максатыннан, кичә Казанга килделәр. Визит кысаларында алар Казанның ИТ-паркында булдылар һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән очраштылар.

Татарстаннан меңнән артык студент һәм яшь белгеч мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге XI халыкара «IT-Планета 2017/18» олимпиадасының сайлап алу этапларында  катнашты. Шуларның җидесе барлык сынауларны уңышлы үттеләр һәм 1нче июньнән 4нче июньгә кадәр Төмәннең Төмән индустриаль университеты базасында узачак олимпиаданың  халыкара финалына чакырылдылар.

Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк «ИТ-парк» Бизнес-инкубаторга стартап-проектларны 30 нчы юбилей сайлап алуын дәвам итә! Читтән торып карауга гаризалар кабул итү 21 нче майга кадәр дәвам итәчәк.

ТР дәүләт хезмәтләре порталында эшмәкәрләр өчен кайбер файдалы сервислар гамәлгә ашырылган. Мәсәлән, өйдән яки офистан чыкмыйча гына, кара һәм төсле металл калдыкларын лицензияләү,  саклау һәм эшкәртүгә гариза бирергә мөмкин.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис университеты «Робот техникасы һәм мехатроника компонентлары» технологияләре белән Компетенцияләр үзәген булдыру һәм үстерү буенча грант конкурсын  отты. Иннополис университеты җитәкчелегендә бу килешү үзәгенә 16 әйдәп баручы югары уку йорты, илнең 5 гамәли академик институты, Франция, Кытай, Дания, Швеция, Германия һәм Норвегияләрдән 7 чит ил партнеры һәм 16 индустриаль партнер керде. Алар арасында МФТИ, ИТМО, ВШЭ, ДВФУ, ИППИ РФА ИМАШ, РФА, Газпром, Аэрофлот, IMT Atlantique (Франция) һәм Shenzhen Institute of Advanced Technology (Кытай).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International