Иннополис университеты «Робот техникасы һәм мехатроника компонентлары» технологияләре белән Компетенцияләр үзәген булдыру һәм үстерү буенча грант конкурсын отты. Иннополис университеты җитәкчелегендә бу килешү үзәгенә 16 әйдәп баручы югары уку йорты, илнең 5 гамәли академик институты, Франция, Кытай, Дания, Швеция, Германия һәм Норвегияләрдән 7 чит ил партнеры һәм 16 индустриаль партнер керде. Алар арасында МФТИ, ИТМО, ВШЭ, ДВФУ, ИППИ РФА ИМАШ, РФА, Газпром, Аэрофлот, IMT Atlantique (Франция) һәм Shenzhen Institute of Advanced Technology (Кытай).
Үзәк шөгыльләнәчәк: сәнәгать һәм коллаборатлы робот техникасы үсеше, медицина, йорт һәм авыл хуҗалыгы өчен яңа робот техникалары булдыру, кешесыман һәм күп аяклы, атлый белүче роботлар эшләү, пилотсыз леталь җир өсте транспорты төзү белән. Инде май аенда Иннополис үниверситетының Компетенцияләр үзәге яңа проектлар өстендә эшли башлаячак. Алар арасында электромобильләрнең инновацион модельләре (шоферга уңайлы булсын өчен интеллектуаль системалы һәм өлешчә автономлы); җирдә һәм һавада йөри ала торган модульле гибрид автоном транспорт чаралары; биналарны һәм инфраструктура объектларын күтәртүче робот техникакалары; аяк-кулларны тернәкләндерү өчен югары технологияле протезлар; медицина, сәнәгать һәм кеше белән робот бәйләнеше сервисы өлкәсендә “очувствление” технологиясе.
Компетенцияләрнең милли үзәге НТИ 4 яңа лаборатория ачачак: сәнәгать робот техникасы, автоном транспорт чаралары, мехатроника һәм прототиплаштыру идарәсе, махсус робот техникасы. Шулай ук проект, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, Идарә үзәген ачуны, робот техникасы проблемалары буенча фәнни журнал ачуны һәм консорциумда катнашучыларның фәнни һәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтүче мәгълүмат ресурсын булдыруны үз эченә ала.
Үзәк эшенең белем бирү юнәлешенә виртуаль, тулыландырылган һәм катнаш чынбарлык технологияләре нигезендә робот техникасы һәм мехатроника буенча программаларны гамәлгә кертү керә. Шул исәптән бакалавр, магистр һәм аспирантлар өчен челтәрле белем бирү программалары, онлайн-платформалар булдыру, яшьләр конференцияләре, фәнни мәктәпләр, семинарлар, хакатоннар һәм олимпиадалар уздыру да каралган.
«Минемчә, бу бәйгедә җиңү — безнең вузның Россия робот техникасы үзәге булып торуын һәм безнең программаларның һәм фәнни нәтиҗәләрнең илдә иң яхшылардан берсе булуын аңлата, — ди Иннополис университеты робот техникасын үстерү үзәге җитәкчесе Александр Климчик. — Үзәк ачу башка җирләргә киткән югары квалификацияле белгечләрне кире кайтарырга һәм робот техникасы буенча алдынгы мәктәп төзү мөмкинлеген бирәчәк. Партнер-югары уку йортлары һәм илебезнең сәнәгать компанияләренең белем бирү программаларына әлеге эшчәнлекнең җимешләре кертеләчәк. Бездә фәнни тикшеренүләр һәм белем бирү программаларының россия һәм халыкара базарында Иннополис университетының имиджын формалаштыручы яңа проектлар пәйда булачак. »
Иннополис университеты проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы, проректор Искәндәр Бариев: «Бу бәйгене РВК, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырдылар. Без төп һәм өстәмә конкурсларны үттек. Безнең көндәшләребез әйдәп баручы югары уку йортлары, фәнни институтлар булдылар. Алар арасында – КФУ, ТГУ, Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ, МИЭТ, ЦНИИ РТК. Конкурс комиссиясе, Иннополис университеты файдасына карар кабул иткәндә, проект нәтиҗәләренең югары дәрәҗәдә кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге нәтиҗәләр, булдыру һәм үстерү үзәге программалары кысаларында, эшче төркемнәр һәм НТИ компанияләре тарафыннан планлаштырылган.»
Төп һәм өстәмә сайлап алу нәтиҗәләре буенча НТИның түбәндәге юнәлешләре буенча 14 компетенцияләр үзәге сайлап алынды: электр энергиясен һәм таратылган интеллектуаль энергосистемаларны транспорт белән тәэмин итү, машиналы укыту һәм когнитив технологияләр, квантлы коммуникация, проводсыз элемтә һәм интернет әйберләр, робот техникасы һәм мехатроника компонентлары, зур мәгълүматларны саклау һәм анализлау, сенсорика һәм таратылган реестрлар.