Россия почтасы үзенең ТУ-204С очкычларында Кытайдан Казанга очучы атналык авиарейсларны ачты

2018 елның 11 мае, җомга

Россия почтасы, үзенең магистраль ТУ-204С очкычлары белән, Кытай шәһәре Ханчжоудан Казанга даими йөк почтасы рейсларын очырды. Россия почтасының очкычлары Татарстан Республикасының төп аэропортында атнага бер тапкыр төшәләр.

Авиаборт почтасы Кытайдан Казанга, Россиянең Европа өлешендәге халыкларына, бер рейска якынча 23 тонна халыкара почта җибәрелмәләрен тапшыра. Бөтен почта, кичекмәстән, авиарейстан, таможня рәсмиләштерүен һәм адреслар буенча сортировкалау узу өчен, аэропорт территориясендә урнашкан  Россия почтасының логистик почта үзәгенә килә.

Үзәкнең уңайлы локациясе почта җибәрелмәләрен бушатуны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Аларны транспортлауга вакытны шактый киметү өчен, җибәрелмәләр,очып килгән очкычларның бортларыннан турыдан-туры логистик үзәккә бушатыла.

Логистик почта үзәге, Казан аэропортында, 2018 елның гыйнвар аенда,  тантаналы төстә эшләтеп җибәрелгән иде. Ул 12 миллионга якын халыкка хезмәт күрсәтә. Үзәктә 3500 почта бүлекчәсенә тәфсилле сортировка ясыйлар. Җиһазлар тәүлегенә 1 миллионнан артык почта җибәрелмәсен, шул исәптән 150 меңнән артык  посылка һәм халыкара вак пакетларны эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Үз авиациясен куллану Россия почтасына почта  җибәрелмәләрен адресына тапшыру чыгымнарын оптимальләштерергә генә түгел, ә, башка авиатапшыручыларның даими рейсларының расписаниесеннән башка, җибәрелмәләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәргә, мөстәкыйль рәвештә логистика һәм маршрутларда почта күләмнәрен җайга салырга мөмкинлек бирә. Шулай ук почтаның үз очкычлары булу төбәкләр буенча почта агымнарын диверсифицияләргә ярдәм итә. Ә ул үз чиратында почта эшкәртүне тизләтергә һәм тапшыру вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

2017 елда Россия почтасының ТУ-204С очкычлары Кытайдан Россиягә даими авиарейслар күләмен арттырдылар. Рейслар түбәндәге маршрут буенча башкарыла: Шэньчжэнь - Новосибирск, Ханчжоу - Новосибирск, Харбин - Екатеринбург, Чанчунь – Мәскәү.

Россия эчендә, үз почта авиацияләре аша почта һәм йөк ташу өчен, төп юнәлешләр булып Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Норильск, Новосибирск, Анадырь, Певек, Петропавловск-Камчатка, Якутск шәһәрләре саналалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International