Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы «Ростелеком» һәм «Т2 Мобайл» компанияләре белән бергә «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
2026 елда Татарстанда 73 яңа база станциясе урнаштырылачак.
Федераль программа ярдәмендә 100дән 500гә кадәр халкы булган ерак торак пунктларда яшәүчеләр сыйфатлы элемтәгә һәм югары тизлекле интернеттан файдаоана ала. Проект, яшәү урынына карамастан, барлык гражданнарга хезмәт күрсәтүләрдән тигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә ярдәм итә. Авыл халкы якыннары белән элемтәдә кала, онлайн укый һәм эшли, цифрлы сервислардан файдалана һәм башка бик күп нәрсәләр эшли ала.
Хәзер «Ростелеком» халык Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биргән торак пунктларны тикшерә. База станцияләре куелачак авылларның төгәл исемлеген тикшерүләр тәмамланганнан соң игълан итәчәкләр. Эшләр «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла.
2022 елдан башлап Татарстанда программа буенча кече авылларда һәм бистәләрдә 274 тән артык LTE база станциясе барлыкка килде. 2025 елда Татарстанда 42 районда 159 база станциясе төзелгән. 33 меңнән артык татарстанлы югары тизлекле 4G-Интернетка тоташу мөмкинлеге алды.