Бүген, 7 апрельдә, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында профсоюз комитетының 2020-2025 еллардагы эшенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев һәм кКомитет рәисе Сергей Михайлов катнашты.
Профсоюз-иҗтимагый оешма гына түгел, ул авыр тормыш хәлендә ярдәм итүче һәм яклаучы кешеләр. Биредә хезмәткәрләр түләүсез юридик ярдәмгә өметләнә һәм үз мәнфәгатьләрен яклый ала. Профсоюз шулай ук ташламалар һәм компенсация алырга ярдәм итәчәк.
Профком ИТ-тармагы хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләреөчен даими рәвештә төрле кызыклы чаралар оештыра.
- Балалар өчен: ел саен үткәрелә торган Яңа Елга балалар иҗаты конкурсы һәм «Җиңү язы» иҗат эшләре конкурсы. Барлык катнашучылар да истәлекле медальләр алды. Балалар шулай ук «Союзмультпарк» та, дендрариумда, планетарийда, страуслар фермасында һәм Кибер‑аренада булдылар.
- Тармак ветераннары өчен: Өлкәннәр көне һәм Элемтә көне уңаеннан бәйрәмнәр (7 май) үткәрелә.
Тәҗрибәле хезмәткәрләр Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында, Лаеш районындагы «Семрук» музее һәм кинопоселогында булдылар.
Әниләр өчен чаралар үткәрелде. Хезмәткәрләр Ушкованың тарихи йортында, Качалов театрында булдылар һәм «Мафия» уен дөньясында кич уздырдылар.
Спорт чаралары уздырыла. Профсоюз әгъзалары командасы ел саен «Сәламәтлек» спартакиадасында катнаша. Спортчылар республиканың ИТ-предприятиеләре арасында ату буенча икенче һәм шахмат буенча өченче урыннарны яуладылар.
Мәдәни чаралар уза. Профком Йошкар-Олада, Тәтеш районында экскурсияләр, Арчага һәм Свияжск утрау-шәһәренә сәяхәтләр оештырды.
Җыелышта профсоюз комитеты рәисен, җыелышның һәм контроль-ревизия комиссиясенең секретарен сайлаулар узды. Рәис вазифасына яңадан Сергей Михайловны сайладылар.