Татарстаннан меңнән артык студент һәм яшь белгеч мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге XI халыкара «IT-Планета 2017/18» олимпиадасының сайлап алу этапларында катнашты. Шуларның җидесе барлык сынауларны уңышлы үттеләр һәм 1нче июньнән 4нче июньгә кадәр Төмәннең Төмән индустриаль университеты базасында узачак олимпиаданың халыкара финалына чакырылдылар.
Гомумән алганда, ярышларда дөньяның 11 иленнән 20 меңнән артык студент һәм яшь дипломлы белгеч үзләренең көчләрен сынадылар.
Россия, Украина, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Молдовадан 350 дән артык яшь IT-белгеч финалист булдылар. Алар сайлап алу этапларының «Программалаштыру», «Облакалы хисаплау һәм мәгълүматлар базасы», «Телеком», «Мобиль платформа», «Цифрлы иҗат», «Ирекле ПО һәм робот техникасы» һәм «Чикләнмәгән мөмкинлекләр» номинацияләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
"IT-Планета 2017/18" олимпиадасы, Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелә. Проектка «Яшь профессионаллар» юнәлешендә АНО «Яңа проектларны алга этәрүче стратегик инициативалар агентлыгы» ярдәм итә.
Олимпиаданың оештыручылары булып Oracle, 1С, Cisco, Huawei, СКБ Контур, ГНУ/Линуксцентр, InterSystems һәм башка эре халыкара компанияләр тора.
Экспертлар сыйфатында оештыручы компания белгечләре һәм федераль һәм төбәк махсус компанияләрнең хезмәткәрләре (1С-Гэндальф, Моризо, TIM3R.ru, ИСПРАН, LinuxCenter, ИНФОПРО, Форс, Моторика, СимбирСофт, Студия 15, Бөтенроссия инвалидлар оешмасы һәм Бөтенроссия саңгыраулар оешмасы әгъзалары) чыгыш ясый.
Фото: pixabay.com