Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73нче елын бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы бәйрәм чараларында катнашты.
Бүген Казанда, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлап, сугышчы-элемтәче һәйкәленә истәлекле гирлянда салу тантанасы узды. ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Таттелеком» компаниясе һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы коллективлары, студентлар, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр сугышчы-элемтәчеләрне ихтирам йөзеннән искә алдылар.
Бүген, 7 нче май көнне, без һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Радио һәм элемтә көне – иң алга киткән тармакны үстерү өстендә көн саен эшләүчеләрнең бәйрәме.
Бүген бөтен республика буенча традицион рәвештә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе уза. Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, тармак предприятиеләре хезмәткәрләре әлеге акцияне Биектау урманчылыгы территориясендә тормышка ашырдылар.
Татарстанда Республикакүләм робот техник олимпиадасы дәвам итә. Бүген КФУның Алабуга институты нигезендәге Робот техник белем бирү үзәгендә олимпиаданың "Төп", "Роботлар футболы" категорияләре һәм "Мобиль интеллектуаль робот техник системалары" һәм "Манипулицион интеллектуаль робот техник системалары" юнәлешләре буенча ярышлар башланды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма җитәкчесе Татьяна Камалетдинова катнашты.
Бүген «Таттелеком» ширкәте акционерларның еллык гомуми җыелышын үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Кичә Компетенцияләр региональара үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Республикакүләм «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» конкурсы нәтиҗәләре ясалды.
2018 елның 2 нче маеннан алып 9 нчы майга кадәр Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 нче ел тулу уңаеннан 1,5 миллионнан артык персональ котлау ирештерәчәк. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Президенты котлаулары Россия Почтасының барлык филиалларына тапшырылган.
Беркли Калифорния университетыннан рәссам һәм белгеч Эрик Паулос HairIO интерактив чәчләр уйлап тапты. Алар хәбәр алалар, хатлар җавап бирәләр һәм шулай ук кешенең стилен һәм прическасын үзгәртә алалар.
Татарстан Республикасында ПАО "Ростелеком" филиалының директоры итеп Адрей Юдов сайланды.