Бүген, 7 нче май көнне, без һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Радио һәм элемтә көне – иң алга киткән тармакны үстерү өстендә көн саен эшләүчеләрнең бәйрәме.
Бәйрәмнең тарихы 1895 елда рәсәй физигы Александр Попов тарафыннан төзелгән радиоприемниктан, радиоэлемтәнең беренче сеансыннан башланды. Радиодулкыннар кешелек дөньясына яңа үсеш этабы бүләк иттеләр – нәкъ менә элемтәгә бәйле рәвештә күп кенә ачышлар һәм казанышларга мөмкинлек ачылды. Элемтә көне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көнне күренекле вакыйга булды – әлеге көн Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган көн белән бер көнгә туры килде. Стратегик яктан мөһим мәгълүматларны тапшыру өчен, үз өсләренә зур җаваплылык алган сугышчы-элемтәчеләрнең бу җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Без беркайчан да аларның бөек батырлыкларын онытмаячакбыз.
Хәзерге заманны гаджет, интернет һәм цифрлы телевидениедән башка күз алдына китерүе авыр – мәгълүмат технологияләре кешеләрнең тормышына тирән үтеп керделәр. Монда безнең горурланырлыгыбыз бар: Интернет челтәренә керү дәрәҗәсе буенча безнең республикабыз Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били. Беренчеләрдән булып Татарстан «цифрлы тигезсезлекне» бетерү буенча мөһим федераль проектны тормышка ашырды – нәтиҗәдә, республиканың иң ерак торак пунктларында яшәүчеләр зур тизлекле Интернетка керү мөмкинлеген алдылар, ә ул 250 меңнән артык татарстанлы! Югары тизлекле технологияләрнең яңа үсеш этабы 5G стандартлары базасында хәзер мобиль челтәрләр чорын кичерә, һәм, символик рәвештә, бишенче буын челтәрне эшләтеп карау югары технологияләр шәһәре Иннополис территориясендә башкарылачак. Эфир телерадиотапшырулар челтәре дә үсә, ул тиздән тулысынча цифрлы форматка күчәчәк. Әмма безнең алда яңа бурычлар – көндәлек тормышка берничә дистә ел элек фантастика кебек тоелган «интернет әйберләре», «акыллы йорт», пилотсыз автомобильләр кебек технологияләрне кертү.
Шунысы куанычлы, яңа технологияләр барлыкка килүгә карамастан, традицион элемтә чаралары да актуальлекләрен югалтмыйлар, шул исәптән, аның иң борынгы төрләренең берсе –почта да. Электрон коммерциянең үсеше посылкалы почтаның үсешенә бик куәтле этәргеч бирде. Сәнәгый кулланышка республиканың мөһим инвестиция проекты – Казан логистик почта үзәге – җибәрелде. Ул Идел буе федераль округының алты төбәгенә хезмәт күрсәтә һәм тәүлегенә 500 меңнән артык почта юлламаларын эшкәртә!
Бүген без тагын бер мөһим вакыйганы билгеләп үтәбез – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына чирек гасыр тула! 1993 елда Татарстан Республикасының Югары Советы карары белән, «Связьинформ» дәүләт предприятиясе нигезендә, элемтә тармагын җитәкләүче башкарма хакимият органы булдырылды. Ә 12 елдан соң Элемтә министрлыгы тарихы китабында яңа, бик мөһим бүлек барлыкка килде – Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2005 елның 14 нче мартыннан министрлык Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына үзгәртелде. Безнең хезмәткәрләр элемтә һәм мәгълүматлаштыру белән барлык өлкәләрне дә диярлек тәэмин итәргә тырышалар – сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль өлкәне, геомәгълүмати хезмәтләрнең үсеше, гади кеше тормышына электрон сервисларны кертү...
Бу искиткеч язгы көндә тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлыйсым килә! Көн саен миллионлаган кешене элемтә белән тәэмин итүегез өчен рәхмәт Сезгә! Чын күңелдән Сезгә яңа җиңүләр, нык сәламәтлек һәм бәхет телим!