Роман Шәйхетдинов «Таттелеком» ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты

2018 елның 27 апреле, җомга

Бүген «Таттелеком» ширкәте акционерларның еллык гомуми җыелышын үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

2017 нче елда «Таттелеком» ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Шафигуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр итүенчә, 2017 нче елда мобиль элемтә хезмәтенең актив үсеше дәвам иткән. Бу исә ширкәтнең сату офислары челтәре үсүе сәбәпле мөмкин булган - ике ел эчендә аларның саны 2,5 мәртәбә арткан. 2017 нче елда абонентлар базасы 510 мең тәшкил иткән, бер елда 70% тан да күбрәккә арткан. 

Ширкәтнең башлыгы мөһим проектның - Татарстан Республикасында цифрлы тигезсезлекне бетерү реализациясе турында да сөйләде. Әлеге проект кысаларында ширкәт элемтә инфраструктурасын эзерләде һәм Татарстан Республикасының яшәүчеләр саны 250-500 кеше булган авыл торак пунктларында 676 Интернетка керү ноктасы монтажлады. Татарстан Идел буенда әлеге дәүләт бурычын тулысынча үтәгән беренче регион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International