ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

КФУның ИТ-лицее укучылары ИТ-проекты 24-25 апрель көннәрендә Казанның ИТ-паркында үткән «Безнең Татарстан» республикакүләм яшьләр форумында билгеләп үтелде. Аның авторлары Илдан Петров белән Албина Миссарова Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кулларыннан бүләк алды.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин идарә итү кадрлары резервын үстерү программасының беренче чыгарылышы белән күреште. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та әлеге программа укуларын тәмамлаучылар арасында.

 

Татарстан Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 2019-2025 елларда Татарстан Республикасында икътисад үсеше приоритетлы юнәлешләренә туры килгән иң еш сорап алына торган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге расланды. Документ республиканың кадрларга ихтыяҗы фаразлавын формалаштыру, шулай ук абитуриентларны уку йортларына кабул итүнең контроль күрсәткечләрен билгеләү өчен нигез булачак

Бүген ААҖ «МТС» Россия телекоммуникацион операторы һәм цифрлы хезмәтләр провайдеры һәм Ericsson мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә дөнья җитештерүчесе Иннополиста 5G, IoT һәм Big Data технологияләренә нигезләнгән продукт һәм карарлар барлыкка китерү, аларны Россия һәм глобаль базарларга чыгару өчен уртак тикшеренүләр һәм эшләп чыгару үзәге ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Inno CTF Junior 2018 санак куркынычсызлыгы буенча 9-11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия ярышлары үз эченә криптография, стеганография, веб-кушымталар зәгыйфьлеге һәм кибериминлекнең башка аспектларына караган мәсьәләләрне алды.

 


20
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Казанда медицина оешмаларын мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча күчмә утырыш узды.
Очрашуның катнашучылары дискуссия барышында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне медицина учрежденияләре эшендә куллану хакындагы сорауларга кагылдылар.

Иннополис Университетында 19-20 май  көннәрендә геомәгълүмати технологияләр өлкәсендә хакатон узачак. 


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

18 апрель көнне "Сколково" Хөкүмәтендә "ИТ-парк"ны төбәкара оператор буларак ссайладылар. Төбәкара стаусны алу "ИТ-парк" резидентлары өчен "Сколково" Фонды сервислары белән кулланыр өчен мөмкинлек ача. 

15-28 апрель көннәрендә ИТИС КФУ студентлары Кытай белем бирү курслары узалар. Программа укучылар өчен мәгълүмати технологияләр буенча укыту уздырачаклар. 

18-22 апрель көннәрендә Комсомольске-на Амуре WorldSkills Россиякүләм ярышларының ярымфиналы уза. Ярышта Россиянең 72 төбәгеннән вәкилләр катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International