Бүген ААҖ «МТС» Россия телекоммуникацион операторы һәм цифрлы хезмәтләр провайдеры һәм Ericsson мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә дөнья җитештерүчесе Иннополиста 5G, IoT һәм Big Data технологияләренә нигезләнгән продукт һәм карарлар барлыкка китерү, аларны Россия һәм глобаль базарларга чыгару өчен уртак тикшеренүләр һәм эшләп чыгару үзәге ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.
«Акыллы икътисад» кластеры» Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәрге Стратегик үсешендә иң әһәмиятлеләрнең берсе буларак билгеләнгән, - диде үз чыгышында Алексей Песошин. - Россиядә беренче яңадан төзелгән Иннополис шәһәрендә дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура булдырылган. 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча монда гомуми игълан ителгән инвестицияләр күләме 11 млрд сумга якын булган 61 ширкәт-резидент теркәлгән. 2017 нче елда резидент статусын 27 ширкәт ала, алар арасында чит ил инвесторлары катнашындагы ширкәтләр дә бар. Моннан тыш, 2017 нче елның декабрендә игълан ителгән инвестицияләр күләме 650 млн. сум тәшкил иткән тагын 8 ширкәт проектлары хуплана».
Татарстан Премьер-министры шулай ук республикада ИТ-ширкәтләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган, шуңа Россиядәге иң беренче R&D үзәк биредә ачылуы нигезләнгән булуына басым ясады. Ә Татарстан хөкүмәте халыкара ширкәтләрнең эшчәнлеге өчен алга таба да уңайлы шартлар тудырачак» дип белдерде.