Татарстан Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 2019-2025 елларда Татарстан Республикасында икътисад үсеше приоритетлы юнәлешләренә туры килгән иң еш сорап алына торган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге расланды. Документ республиканың кадрларга ихтыяҗы фаразлавын формалаштыру, шулай ук абитуриентларны уку йортларына кабул итүнең контроль күрсәткечләрен билгеләү өчен нигез булачак.
Барлыгы исемлеккә урта һөнәри белем бирү һәм югары белем бирүнең һөнәри әзерлек өлкәсендә 64 һөнәр һәм белгечлек кертелгән.
Исемлек мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге белгечлекләрне дә үз эченә ала. Шулай итеп, «Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә системалары», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Программ инженерия» юнәлешләре югары белемле тармаклы кадрларны әзерләүгә төбәлгән. Һөнәри әзерлек белгечлекләре арасында – телефон элемтәсе һәм радиофикация корылмалары электромонтеры, контактлы челтәр электромонтеры, диспетчер җиһазлавы һәм телеавтоматика электромонтеры.