Казанның баш табиблары башкаланың медицина оешмаларын мәгълүматлаштыру хакында фикер алышты

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген Казанда медицина оешмаларын мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча күчмә утырыш узды.
Очрашуның катнашучылары дискуссия барышында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне медицина учрежденияләре эшендә куллану хакындагы сорауларга кагылдылар.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгыйнов кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Министр урынбасары доклады электрон сәламәтлек саклау 2021 нче елга кадәрге стратегия үсешенә багышланган иде. Мондагы төп бурычлар: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау бердәм дәүләт мәгълүмати системасының ышанычлы, өзлексез эшчәнлеген тәэмин итү, алдан билгеләнгән планнарны исәпкә алып яңа стандартлар кертү һәм системаның үсеш программасы. Шулай ук 2018 нче елда гамәлгә ашырылачак программалар арасында Әлмәт районының «ФАПларда ИТ» пилотлы проекты яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International