Иннополис университетында мәктәп укучылары өчен санак куркынычсызлыгы буенча беренче турнир тәмамланды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Inno CTF Junior 2018 санак куркынычсызлыгы буенча 9-11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия ярышлары үз эченә криптография, стеганография, веб-кушымталар зәгыйфьлеге һәм кибериминлекнең башка аспектларына караган мәсьәләләрне алды.

Дистанцион сайлау үткән командалар узган ялларда Россия ИТ-югары йортына финалга килделәр. Беренче көнне мәктәп укучылары биремнәр тупланмасына җавап табарга кирәк булган Task-based (jeopardy) чиштеләр. Җавап буларак символлар җыелмасы яисә ирекле фраза була ала иде. Икенче этапта - Classic (attack-defense) — командаларга сервер яки челтәрнең зур булмаган өлешен аның эшчәнлеген һәм иминлеген тәэмин итү өчен бүлеп бирделәр. Баллар үзеңнең сервер сервисларыңның дөрес эшләве һәм көндәшләрнең серверларыннан урланганган мәгълүматлар өчен бирелде.

Барлыгы ярышта РФның 12 регионыннан 60 мәктәп укучысы катнашты.

Беренче урынны Мәскәү, Королев һәм Мытищи 11 нче сыйныф укучыларыннан торган MSHP SSL Kekulechko Net Diggers командасы алды; икенче урынны - Ugandan Web Force Мәскәү коллективы; өченче урынга шулай ук башкаланың EVA командасы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International