КФУның ИТ-лицее укучылары ИТ-проекты 24-25 апрель көннәрендә Казанның ИТ-паркында үткән «Безнең Татарстан» республикакүләм яшьләр форумында билгеләп үтелде. Аның авторлары Илдан Петров белән Албина Миссарова Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кулларыннан бүләк алды.
«Инновацияләр территориясе» мәйданчыгында тәкъдим ителгән КФУ ИТ-лицееның «Ярдәм кулы» проекты нигезендә йөк күтәрү механизмнарының автоматизациясе тора. Мәктәп укучылары тарафыннан уйлап табылган робот-манипулятор контейнерларны сортларга аера, кирәкле зонаны предметка төшерелгән төсле маркировка ярдәмендә билгели.
Тулаем алганда форумга 908 проект тәкъдим ителә, шуларның иң кызыклы 26сы күргәзмә мәйданчыгында күрсәтелә, ә унысы җиңүче дип табыла.
«Безнең Татарстан» республикакүләм яшьләр форумы катнашучылары яңа белемнәр ала, илһамлана һәм үз фикердәшләрен таба. Проектның спикерлары буларак уңышка ирешкән эшкуарлар һәм зур оешмаларның җитәкчеләре чыгыш ясый.