Роман Шәйхетдинов – идарә итү кадрлары резервы программасы укуларын тәмамлаучы

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин идарә итү кадрлары резервын үстерү программасының беренче чыгарылышы белән күреште. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та әлеге программа укуларын тәмамлаучылар арасында.

Идарә итү кадрлары резервын үстерү программасы Россия Президенты кушуы буенча оештырылды. Программаның беренче агымы 2017 нче елның июнь аенда Халык хуҗалыгы Россия академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбе һәм Президент каршындагы дәүләт хезмәте базасында, илнең алдынгы белем бирү учрежденияләре: Сбербанк Корпоратив университеты, «Сколково» Мәскәү идарә итү мәктәбе, Икътисад югары мәктәбе белән хезмәттәшлектә эшли башлый. 

Идарә итү кадрлары резервын үстерү программасының беренче агымына 74 тыңлаучы: дәүләт хакимиятенең федераль һәм региональ, җирле үзидарә органнары, шулай ук дәүләт катнашындагы ширкәтләр җитәкчеләре кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International