Казанда сугышчы-элемтәче һәйкәленә истәлекле гирлянда салдылар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Казанда, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлап, сугышчы-элемтәче һәйкәленә истәлекле гирлянда салу тантанасы узды. ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Таттелеком» компаниясе һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы коллективлары, студентлар, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр сугышчы-элемтәчеләрне ихтирам йөзеннән искә алдылар.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм Элемтә министры башлыгы Роман Шәйхетдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Ышанычлы элемтә элек-электән үк югары бәяләнгән, әмма Бөек Ватан сугышы елларында ул аерым мөһим роль уйнады, – дип билгеләп үтте ул. – Хәрби вакытның авыр шартларында элемтәчеләр яңа һава элемтә юллары төзеделәр, җир асты кабельләре салдылар, элемтәнең резерв төеннәрен уйлап таптылар, элемтә, тотрыклы һәм ышанычлы эшләсен өчен, кулларыннан килгәнне эшләделәр».

ҖАҖ «Таттелеком» генераль директоры  урынбасары Рөстәм Гомәров һәм Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең махсус элемтә һәм мәгълүмат Үзәгенең Татарстан Республикасындагы башлыгы Сергей Антипин элемтә тармагы  ветераннарына  иң изге теләкләрен һәм батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Искәртеп узабыз, сугышчы-элемтәчегә һәйкәл 2015 елның 7 нче маена – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көненә – ачылган иде.

Һәйкәлнең прообразы булып хәзерге көндә исән Советлар Союзы Герое, полковник-элемтәче Кузнецов Борис Кириллович санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International