ТР элемтә министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” акциясендә катнаштылар

2018 елның 5 мае, шимбә

Бүген бөтен республика буенча традицион рәвештә “Урман утырту көне”  табигатьне саклау акциясе уза. Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы,  тармак предприятиеләре хезмәткәрләре әлеге акцияне Биектау урманчылыгы территориясендә тормышка ашырдылар.

Чара барышында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы коллективлары нарат һәм карагай үсентеләрен утырттылар.

Еллык “Урман утырту көне”  табигатьне саклау акциясе Татарстанда 2011 елдан бирле уздырыла. Әлеге акциянең максаты республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру  гына түгел, ә кешеләрдә урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик хәлне яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International