Татарстанда Республикакүләм робот техник олимпиадасы дәвам итә. Бүген КФУның Алабуга институты нигезендәге Робот техник белем бирү үзәгендә олимпиаданың "Төп", "Роботлар футболы" категорияләре һәм "Мобиль интеллектуаль робот техник системалары" һәм "Манипулицион интеллектуаль робот техник системалары" юнәлешләре буенча ярышлар башланды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма җитәкчесе Татьяна Камалетдинова катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 24 нче апрель көнне "Зарница" балалар фәнни-күңел ачу үзәге нигезендә "Иҗади" һәм "Башлаучылар" категорияләре буенча олимпиаданың республика этабы узды.
Республикакүләм робот техник олимпиадасы - ул Бөтенроссия робот техник олимпиаданың өлкәара этабы. Ул 2014 тән алып, ел саен үткәрелә. Аның төп максаты булып мәктәп укучыларының мәгълүмати технологияләр һәм инженер-техник белгечлекләренә кызыксынуны арттыру тора.
Бөтенроссия робот техник олимпиадасы Россия эчендәге ярышлар категорияләре өчен генә түгел, World Robot Olympiad – WRO дөньякүләм олимпиадасы регламентлары нигезендәге ярышлар өчен дә платформа булып тора.