Кичә Компетенцияләр региональара үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Республикакүләм «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» конкурсы нәтиҗәләре ясалды.
Проект Ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешма киңәшмәсе, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Марат Шаһитов тарафыннан һәм Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә реализацияләнә.
Проектның төп максаты — Бөек Ватан сугышы чоры фотоматериалларының электрон архивын булдыру һәм аларны балаларга һәм яшьләрга патриотик тәрбия биргәндә куллану мөмкинлеген тудыру.
Бәйрәм концерты программасының тамашачылары Бөек Ватан сугышы ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар, курсантлар һәм мәктәп укучылары иде. Чараның төп кунагы исә – Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Советлар Союзы Герое, запас полковнигы Борис Кирилл улы Кузнецов булды.