Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73нче елын бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы бәйрәм чараларында катнашты.
Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы ветераннарын Бөек Җиңү Көне белән котлады. ТР Элемтә министры башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов котлавын ирештерде: «Совет солдаты тарафыннан куелган Рейхстагтагы Җиңү Байрагы безне бүген дә хәрби һәм хезмәт батырлыкларына рухландыра. Шагыйрь Феликс Чуев бик төгәл итеп болай дип язган: «Аның тантанасы безнең солдатларга дәрәҗә белән әйләнеп кайтты. Аның алдында шулкадәр җиңүләр! Кырык бишенче елда – беренчесе генә.» Моннан тыш, Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында яшәүче, Белоруссия һәм Польша явында кашнаткан, Бөек Ватан сугышы ветераны Хватков Петр Григорьевичка «фидакарь хезмәт өчен» медаль тапшырды.
Соңрак ТР Элемтә министрлыгы коллективы Казандагы Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм корбаннары истәлегенә багышланган «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Парадтагы барлык катнашучылар да, уртак колонна булып, үзләренең туган-ветераннарының фотосурәтләре төшерелгән транспарантларны күтәреп, Меңьеллык мәйданга кадәр бардылар.