2018 елның 2 нче маеннан алып 9 нчы майга кадәр Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 нче ел тулу уңаеннан 1,5 миллионнан артык персональ котлау ирештерәчәк. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Президенты котлаулары Россия Почтасының барлык филиалларына тапшырылган.
Персональ тәбрикләүләр язылган конвертта Ватан сугышы ордены һәм Кутузов ордены 150 нче ату Идрицк-Берлин дивизиясе байрагы.
Тәбрикләү ачык хатының тышкы ягында «Демобилизацияләнгән сугышчыларның Белорусс вокзалында очрашуы» фотосурәте. Ачык хатның эчке ягында: Мәскәүнең Кызыл мәйданында хәрби парад, Советлар Союзы Герое А.И.Родимцевның 13 нче гвардия дивизиясе Себер сугышчылары арасында, хатын-кызларның Мәскәүдә ППШ пистолет-пулеметларын конвейерлы җыю вакытындагы, әти-әнисе Германиягә алып кителгән ун яшьлек Володя Лукин белән сөйләшеп утыручы Кызыл Армиянең билгесез сугышчысы, Освенцим концлагереннан азат ителгән бер төркем балалар, шулай ук Мәскәүдә Җиңү салюты фотосурәтләре кулланылган.