Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында, резидентлар арасында, ИТ-парк кубогына мини-футбол буенча беренче турнир булып узды. Анда 7 команда катнашты - Opteum, Truck Empire, СмартПетрол, 2Гис, ЦОБ-SAP, ЦОБ-мәгълүмати технологияләр үзәге һәм Korzilla. Турнир21 нче апрельдә башланды һәм технопаркның спорт мәйданчыгында ял көннәре саен узды.
Турнирның башыннан ук Truck Empire командасы фаворит булды. Анда катнашучылар, көндәшләреннән аермалы буларак, профессиональ дәрәҗәләрен күрсәттеләр һәм аларның бердәм темпы һәм куәтле атакалары искиткеч нәтиҗәләргә китерделәр. Мәсәлән, уеннарның берсе 28:1 исәбе белән тәмамланды. Әмма Truck Empire командасының нәтиҗәләрен 2Гис компаниясе бәреп төшерде. Әлеге компания бөтен турнир буенча бер генә матчны да оттырмады. Ышанычлы уен көндәшләргә шанс калдырмады һәм 2Гис компаниясе, хаклы рәвештә, мини-футбол буенча ИТ-паркның I Кубогын һәм технопарк чемпионы исемен яулады. Truck Empire командасы икенче урынны алды. Смарт Петроль компаниясе уенчылары бакыр медальләр яуладылар.
Турнирның иң яхшы бомбардиры дип Truck Empire командасы уенчысы исеменә Артем Быков лаек булды. Ул 32 гол кертте. Гомумән алганда, аның командасы көндәшләр капкасына 84 туп кертте. Иң яхшы капкачы булып 2Гис компаниясе хезмәткәре Фаил Рәхмәтуллин танылды. Бөтен турнир буенча ул иң аз санда санда туп керттерде – барлыгы 22 генә. Ул барлык 6 уенда да үзенең вазифасында булды. Футбол турнирының иң яхшы уенчы исемен 2Гис футбол командасы уенчысы Мутигуллин Рафис яулады. Ул көндәшләренә призлы урынга, алтын медаль һәм кубокларга өмет калдырмады. Турнирда командадан иң яхшы вәкилче дә билгеләнде. Ул уенчыларны җыеп кына калмады, ә актив рәвештә оештыручыларга булышты һәм спорт кәефе тудырды. Ул – Смарт Петрол компаниясе генераль директоры Тимур Кәримов. Барлык санап киткән уенчылар ИТ-парктан спорт товарлары кибетенә сертификатлар алдылар.
Турнир ИТ-парк һәм Милли мини-футбол лигасы филиалы – Чаллы футбол лигасы белән берлектә оештырылды. Ул Яр Чаллы шәһәрендә турнирлар 2008 елдан башлап оештыра һәм Мәктәп футбол лигасы соорганизаторы булып тора һәм төрле футбол форматларында турнирлар үткәрә.