ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Кытай халык республикасына эш сәфәре кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан делегациясе составында, Alibaba һәм Hikvision компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Төбәкара компетенцияләр үзәге базасы – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (МЦК-КТИТС) VI Милли WorldSkills Russia – 2018 «Яшь профессионаллар» чемпионаты финалының ачылу тантанасы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары – Дмитрий Вандюков һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең  техник директоры  Алексей Тымчиков катнаштылар.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы  делегациясе, Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, «Татарстан-Ханчжоу» эшлекле форумы эшендә катнашты. ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республиканың ИТ-потенциалын тәкъдир итте.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

26-27нче майда Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 29нчы сайлап алу проектлары узачак. Ул Интернет инициативаларын үстерү фонды (ИИҮФ) тарафыннан Harvest эш ялы форматында үтәчәк. Уртак интенсив яңа бизнесменнарга нибары ике көн эчендә үзләренең эшләрен эшләп бетерергә, беренче клиентларын табырга һәм экспертлардан кире элемтәне алырга ярдәм итәчәк. Иң перспектив проектлар Бизнес-инкубатор резидентлары булачак, шулай ук ИИҮФ программаларына чакыру ала алачаклар.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Кытайда. Визитның максаты – җирле компанияләр белән хезмәттәшлек итү.

14нче майдан 17нче  майга кадәр Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) Төбәкара компетенцияләр үзәге чыгарылыш сыйныф студентлары Ворлдскиллс Россия стандартлары  буенча «Бизнес өчен программ хәл итү» һәм «Мобиль робот техникасы» компетенцияләреннән демонстрацион имтиханнар тапшыралар.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында  узган Work Fest вакансияләр фестивалендә 350 өлкән курс студентлары һәм шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. IT-парк резидентлары аларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр.

Бүген Казан шәһәре, Кремль урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан №420000  почта элемтәсе бүлекчәсендә «Бөтенроссия язылу декадасы» кысаларында «Абунәче көне» үтә. Бу көнне абунәчеләрне басмаларга язылуны рәсмиләштерүгә ташламалы бәяләр, шулай ук матур призлар һәм бүләкләр көтә.

23 нче май көнне Казанда ITSMF 2018 бөтенроссия конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе узачак. Ул критик мәгълүмат инфраструктурасы (КИИ) иминлеген тәэмин итү һәм №187нче номерлы федераль законның төп аспектлары мәсьәләләренә багышланачак. Чарага мәгълүмат системаларын үстерү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнүче, АСУ ТП системалары һәм мәгълүмати иминлек өчен җавап бирүче белгечләр чакырыла.

Вакыты-вакыты белән безнең күбебезгә җир кишәрлекләре бирү, торак урынны үзгәртеп планлаштыру яки  балигъ булмаганнар өстенә опека  алу мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Бөтен хезмәтләр буенча консультацияне муниципаль хакимиятнең Башкарма органында алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International