Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында узган Work Fest вакансияләр фестивалендә 350 өлкән курс студентлары һәм шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. IT-парк резидентлары аларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр.
Фестивальдә булачак ИТ-белгечләр хәзер нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуын белделәр. Алар – front-end һәм back-end эшләүчеләр, алып баручы программистлар, техподдержка бүлеге инженерлары, ассистентлар, SAP TORO стажерлары һәм программистлары, 1С, SQL, PHP программистлары, проект администраторлары, BigData буенча белгечләр, инженер-конструкторлар, машиналарның системаларын диагностикалаучылар, ПО сыйфатын тәэмин итү һәм тикшерү буенча инженерлар һ.б. Моннан тыш стенд сессиясе кысаларында фестивальнең һәр катнашучысы шул урында ук әңгәмә уза һәм потенциаль эш бирүчеләрдән тест биремнәрен үтә алды.
Иң уңышлы кандидатларга IT-парк резидент-компанияләрендә стажировка һәм шул исәптән түләүле, Яр Чаллы ИТ-академиясендә өстәмә уку мөмкинлеге белән, тулы эш тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, ИТ-академия 8 актуаль юнәлеш буенча курслар үткәрә: PHP, JavaScript, RUBY, С#, С++, Javaда программалаштыру, Web-кушымталар эшләү, HTML/CSS +Jquary һәм SEO таныту.