Роман Шәйхетдинов Кытайның Alibaba һәм Hikvision компанияләрендә булды

2018 елның 18 мае, җомга

Кытай халык республикасына эш сәфәре кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан делегациясе составында, Alibaba һәм Hikvision компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.

Alibaba Group –  интернет-коммерция өлкәсендә эшләүче кытай ачык компаниясе һәм Alibaba.com веб-порталы хуҗасы. Аның штаб-фатиры Ханчжоу шәһәрендә урнашкан. Ул Ма Юн (Джек Ма) тарафыннан 1999 елда нигезләнгән. Компания шәхси электрон түләү системасына ия (Alipay, ул шулай ук исәп-хисап өчен TaoBao.com  структурасында кулланыла), барлык структуралар өчен бердәм предприятие белән идарә итү өчен программалар белән тәэмин ителеш (шулай ук төбәкләр һәм тармаклар буенча сайланган әлеге товарлар һәм предприятиеләрнең базалары белән) файдаланыла. Alibaba Group берничә структура белән (шул исәптән танылган интернет-кибет AliExpress.com белән дә)  идарә итә.

Компания вәкилләре белән аралашып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов МИЗ "Иннополис" территориясендә үзара компаниянең җитештерүен локализацияләү буенча  һәм Татарстанда логистик үзәк ачуга хезмәттәшлеген тәкъдим итте. «Инфокоммуникацион технологияләр һәм инновацияләр үсеше – Татарстанда иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Иннополис шәһәрендә дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура  төзелгән. 2017 елның нәтиҗәләре буенча,  МИЗ «Иннополис» территориясендә 60 резидент-компания  теркәлгән, барлык инвестицияләр күләме – якынча 11 млрд сум», - дип хәбәр итте Рөстәм Миннеханов.

Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе Hikvision компаниясендә дә булды. Ул – дөньяда иң эре видеокүзәтү  һәм видеокүзәтү  буенча әзер карарлар белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Компания офисы Ханчжоу шәһәрендә урнашкан. Региональ филиаллары Лос-Анджелес, Амстердам, Дубай шәһәрләрендә, шулай ук  рәсми вәкилләре Һиндстан, Россия, Төрекмәнстан, Үзәк Азиядә, ә хезмәт күрсәтү үзәге Гонконгта бар.

2016 елдан 2018 елга кадәр ҖАҖ «Таттелеком», «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» проекларын гамәлгә ашыру кысаларында, Hikvision компаниясенең 11 меңнән артык видеокамерасын алды һәм төзәтте.

Куллану процессында камералар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр: сафтан чыккан камералар бик аз булды. Татарстан Республикасында видеокүзәтү проектларының үсеш перспективасы, һәм гомумән Россия буенча да, бик югары. Тоташтырулар саны артуыннан тыш, видеокүзәтү системаларына функциональ таләпләр артуы көтелә. Беренче чиратта, эзләнүче затларны ачыклау максатыннан, видеоаналитика һәм видеоидентификация механизмнарын куллану хисабына  һәм, ахыр чиктә, җәмәгать куркынычсызлы дәрәҗәсен күтәрү.

Hikvision офисында Роман Шәйхетдинов Татарстан Президентына компания белән уртак тормышка ашырылган проектлар турында хәбәр итте. Вәкилләр белән очрашу барышында Татарстан Президенты, МИЗ Иннополис территориясендә, җитештерүне локальләштерү өлкәсендә республика белән киләчәк  хезмәттәшлек итүне үстерергә тәкъдим итте һәм танышу максаты белән Татарстанга килергә  чакырды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International