ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җылы язгы көннәр килү белән татарстанлыларның «Халык контроле» мәгълүмат сервисына мөрәҗәгате  ике тапкыр диярлек артты. Ул көн саен халыкка территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту, хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Кышкы чорда ай саен кулланучылардан якынча 5 мең гариза килгән булса, апрель аенда аларның саны 8,5 меңгә  кадәр артты, ә тулы булмаган май аенда 7,5 мең мөрәҗәгать теркәлгән инде.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Якутиядә WorldSkills Милли чемпионаты финалында (2018 елның августында Южно-Сахалинск шәһәрендә узачак) катнашу хокукына бөтенроссия сайлап алу ярышлары уза. Ярышларда Россиянең 56 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, якынча 300 кеше һәм эксперт катнаша.

Бүген Казан ИТ-паркында, ITSMF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысасында, критик мәгълүмати инфраструктура иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе уза. Чарада мәгълүмат, АСУ ТП системаларын үстерү һәм кулланылышка керү, мәгълүмати иминлек өчен җавап бирүче компания белгечләре катнаша.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Узган ялларда Иннополис университетында икенче геоинформацион хакатон «Карталарда багу»  узды. Россиянең 15 шәһәреннән 19 команда уңышны ачыкларга, нефть чыгару һәм геомаркетинг мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәчәк ДМС-проектлары өстендә эшләделәр.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

21 нче май көнне "Иннополис", " Татарстан. ҖАҖ «Ростелеком», ҖАҖ «Таттелеком» Huawei компаниясе һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Иннополис территориясендә яңа буын5G технологияләр элемтә челтәре мөмкинлекләрен күрсәтү һәм тикшерү максаты белән тәҗрибәле зонаны эшләтеп җибәрделәр.

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан шәһәренең РТРС «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы объектында 21-24 нче майда 9.15 тән 17.00 га кадәр антенна-фидер җайланмаларын планлы ремонтлау үткәреләчәге турында хәбәр итә. Шуңа күрә түбәндәге аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе программаларын һәм радиотапшыруларны өзеп торачаклар:


18
май, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Сямынь шәһәрендәге Кытай Халык Республикасына  эш сәфәре кысаларында «Татарстан-Фуцзянь» эшлекле форумы булды. Форум кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары –Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның ИТ-потенциалы турында җентекле презентациясен үткәрде.

Ел башыннан алып ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Татарстан укучыларыннан санкцияләнмәгән чүплекләр турында  меңгә якын мөрәҗәгать килде. Алар аны «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә төшергәннәр. Бозучыларга карата күзәтчелек чаралары кабул ителде инде.

Бүген Татарстан делегациясе, эш буенча Кытай Халык Республикасында визит кысасында, Meiya Pico ИТ-компаниясендә булды. Бу – азык-төлек һәм Кытайда цифрлы криминалистика һәм мәгълүмати куркынычсызлык  хезмәт күрсәтү өлкәсендә әйдәп баручы компания.

Шушы көннәрдә ИТ-парк территориясендә резидентларның «Сколково» фонды вәкилләре белән очрашуы узды. Исегезгә төшерәбез, Казан ИТ-паркы «Сколково» фондының рәсми төбәк операторы булды. Бу ИТ-парк резидентларына фонд сервисына керә алу мөмкинлеген бирә. Алар исәбендә: инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм итү, ментор һәм акселерацион программалар, коммерцияләштерүдә ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International