Татарстан студентлары Якутиядә узачак WorldSkills сайлап алу ярышларында

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бу көннәрдә Якутиядә WorldSkills Милли чемпионаты финалында (2018 елның августында Южно-Сахалинск шәһәрендә узачак) катнашу хокукына бөтенроссия сайлап алу ярышлары уза. Ярышларда Россиянең 56 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, якынча 300 кеше һәм эксперт катнаша.

Ярышлар 14-16 яшьлек (яшүсмер егетләр) һәм 16-22 яшьлек (яшь профессионаллар) катнашучылар өчен 6 компетенция буенча уза. Әйтергә кирәк, ИТ-компетенция буенча ярышта Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары, үзләренең укытучылары Алмира Вәлиуллина һәм Динар Хәйруллин белән бергә, – Антон Поликасов («Челтәр һәм системалы администрацияләү») һәм Иван Жуков («Веб-дизайн») катнаша.

Сайлап алу ярышлары кысаларында «Саха Республикасы (Якутия) цифрлы икътисады үсешенең факторы буларак ИТ-компетенцияләр» дигән темага киңәшмә узды. Спикерларларның берсе – Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова катнашучылар белән Татарстан цифрлы икътисад өчен урта һөнәри белем бирүне реформалау тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International