Ел башыннан алып ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Татарстан укучыларыннан санкцияләнмәгән чүплекләр турында меңгә якын мөрәҗәгать килде. Алар аны «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә төшергәннәр. Бозучыларга карата күзәтчелек чаралары кабул ителде инде.
Туган шәһәрдә яки районда уңай экологик хәлне сакларга ярдәм итеп, укучылар параллель рәвештә конкурс баллар җыялар – көзен «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүче билгеле булачак. Аның ярдәмендә ел дәвамында республикада максималь дәрәҗәдә чүплек юкка чыгарылачак. Ел саен уздырыла торган «Мәктәп экопатруле» конкурсы (оештыручылары-республика экология һәм табигый байлыклар, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә, мәгариф һәм фән министрлыклары) катнашучылар сыйфатында әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемаларына битараф булмаган меңләгән 1-11 сыйныф Татарстан укучыларын җәлеп итә.
Конкурсның мәгълүмати-техник мәйданчыгы iOS һәм Android операцион системалары базасындагы җайланмалар өчен «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы булып тора. Аның ярдәмендә укучы, «ТР Электрон мәгариф» (edu.tatar.ru) порталындагы шәхси кабинетының логинын кулланып, конкурста теркәлү уза, конкурс комиссиясенә санкцияләнмәгән чүплекләрнең фото яки видеосын җибәрә, үзенең мөрәҗәгать нәтиҗәләрен һәм «турнир таблицасында» урынын күзәтә. ТР Элемтә министрлыгы модерациясен узган барлык гаризалар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында җыелалар. Анда һәр укучы, класс, гомуми белем бирү оешмалары һәм муниципаль мәгариф буенча конкурс статистикасы формалаша.
Бүгенге көндә конкурста Түбән Кама, Спас һәм Сарман районнары укучылары аеруча активлык күрсәтәләр. Чагыштыру өчен – узган елда «Мәктәп экопатруле» конкурсының иң актив катнашулары булып Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт мәктәп укучылары саналдылар.
Республикакүләм конкурсны ачып җибәргәннән бирле (2014 ел) санасак, укучылар чүплекләр турында барлыгы 20 меңгә якын хәбәр җибәргәннәр.