Шушы көннәрдә ИТ-парк территориясендә резидентларның «Сколково» фонды вәкилләре белән очрашуы узды. Исегезгә төшерәбез, Казан ИТ-паркы «Сколково» фондының рәсми төбәк операторы булды. Бу ИТ-парк резидентларына фонд сервисына керә алу мөмкинлеген бирә. Алар исәбендә: инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм итү, ментор һәм акселерацион программалар, коммерцияләштерүдә ярдәм итү.
Чараның төп максаты – ИТ-парк резидентларын алар алдында ачыла торган мөмкинлекләр белән тулырак таныштыру. Очрашу кысаларында, ИТ-парк директоры Антон Грачев билгеләп үткәнчә, «Сколково» фонды Татарстаннан яңа резидентлар белән кызыксына, региональ оператор буларак ИТ-парк статусы җирле резидентларга һәм региональ компанияләргә ярдәм итү буенча үзенең мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Фондның рәсми вәкилләре буларак «Сколково» фондының төбәк үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Юрий Сибир һәм «Сколково» фонды региональ үсеш юнәлеше җитәкчесе Антон Алимов чыгыш ясадылар.
«Хәзер безнең алда «портфель» арттыру (беренче чиратта безнең территориянең чикләрендә урнашкан компанияләр хисабына), проектны «Сколково» территориясе буларак кына түгел, ә Калининградтан алып Владивостокка кадәр тулы экосистема буларак үстерү бурычы тора», - дип ассызыклады Юрий Сибир.
Чара барышында спикерлар «Сколково» инновацион системасының эшләү концепциясе һәм стратегиясе, әлеге проектның катнашучылары, төбәк операторларны булдыру программасы турында сөйләделәр. Шулай ук резидентлар фикер алышуга үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Бу ук көннәрдә Сколково вәкилләре белән Яр Чаллы ИТ-парк мәйданчыгы резидентлары арасында шундый ук очрашу булды. Кунаклар, җитештерү әзерләүне автоматлаштыру өлкәсендә, системаларны тудыру һәм кертү белән шөгыльләнүче СПРУТ-Технологияләр компаниясендә булдылар. ИТ-паркта сәяхәт ИТ-парк компания-резидентлары җитәкчеләре белән әңгәмә белән төгәлләнде.
Белешмә өчен:
Региональ операторлар - ул Фонд тарафыннан аккредитация узган һәм Сколково сервис моделе логикасында эшләргә тиешле технопарклар. Бүгенге көндә Сколково төбәк операторлары булып түбәндәге технопарклар санала: Академпарк (Новосибирск), Чиләбе ИТ-паркы, Университет (Екатеринбург), ЛЕНПОЛИГРАФМАШ (Санкт-Петербург) һәм ИТ-паркт (Казан).