Узган ялларда Иннополис университетында икенче геоинформацион хакатон «Карталарда багу» узды. Россиянең 15 шәһәреннән 19 команда уңышны ачыкларга, нефть чыгару һәм геомаркетинг мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәчәк ДМС-проектлары өстендә эшләделәр.
1 нче урынны КОТКАРЫГЫЗ проекты белән чыгыш ясаучы командага бирделәр. Программистлар чат-бот төзеделәр. Аның ярдәмендә бәлага дучар булган кеше үз геометкасы белән КОТКАРЫГЫЗ сигналын җибәрә һәм аны 1 км радиустагы смартфоннарында әлеге бот булган кешеләр алалар. Программага берничә очрак салынган: һөҗүм, бала югалу, ашыгыч ярдәм чакыру, шулай ук икенче сәбәп кертү мөмкинлеге. Бот теге яки бу хәлдә үтәлергә кирәкле гамәлләрне күрсәтә.
Сколтехадан CityEye командасының проекты 2 нче урынны алды. Катнашучылар аналитик мәгълүмат бирү буенча онлайн-сервис тәкъдим итте. AddHueToSatur җыелма командасы 3 нче урынны алды. Алар классик компьютер нигезендә космик снимоклар кырларында облачность сегментациясе өчен веб-сервис эшләделәр.
ДМС үзәге җитәкчесе Константин Игудесман: «Без Иннополис университетының фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге өлкәсендә безнең үзәк технологияләр трансферы булсын өчен омтылабыз. Эшләнмәләрдәге тәҗрибә ИТ-югары уку йортының калган үзәкләренә һәм илебезнең башка университетларына таратылачак дип планлаштырыла. Әлеге геомәгълүмати хакатоннарда без перспектив проектны эшләүчеләрне һәм студентларны табабыз. Алар белән бергә безнең университет Россия экосистемасының фәнни тикшеренүләр һәм интеллектуаль ГИС өлкәсендә эшләнмәләр үзәге булачак һәм халыкара базарда кулланылачак».
Беренче, икенче һәм өченче урын алучы командаларга акчалата бүләкләр тапшырылды: 100, 70 һәм 30 мең сум. Жюри әгъзалары башка кызыклы проектларны да билгеләп үттеләр: градотөзелеш планы нигезендә корпуслар чикләре белән яңа корылмалар бердәм картасы, онлайн-сату базарын анализлау буенча веб-кушымта һәм постамат урнаштыруның оптималь урыннарын эзләү, бушлай баруга акцияләр һәм күңел ачу урынында ташламалар эзләү буенча кушымта.
«Газпромнефть НТЦ» компаниясе хакатонның аерым призын (100 мең сум) тапшырды. Катнашучылар алдында геостатистика ысуллары һәм межскважина киңлегендә нефть пласты параметрларын фаразлау бурычын куйдылар. Номинациядә 5 команда көч сынашты, иң яхшы нәтиҗәне Иннополисның «Колумбарий» командасы күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, беренче геоинформацион хакатон «Карталарда багу» ИТ-югары уку йортында 3-4 мартларда узды. Ул вакытта катнашучылар авыл хуҗалыгы, шәһәр тирәлеге, кадастр, археология һәм күңел ачу үсеше өчен проектлар тәкъдим иттеләр.