Роман Шәйхетдинов Кытайда эшлекле форумда ИТ-парк һәм Иннополис турында сөйләде

2018 елның 18 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Сямынь шәһәрендәге Кытай Халык Республикасына  эш сәфәре кысаларында «Татарстан-Фуцзянь» эшлекле форумы булды. Форум кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары –Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның ИТ-потенциалы турында җентекле презентациясен үткәрде.

Аерым алганда, Кытай ягы вәкилләренә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы һәм Иннополис шәһәренең мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов билгеләп үткәнчә, Сямынь шәһәре һәм Фуцзянь провинциясе иң алга киткән кытай төбәкләре булып саналалар. Аннары Рөстәм Миннеханов Татарстан белән кызыксынулары өчен аларга рәхмәт әйтте. Үз чиратында Сямыня вице-мэры Мэн Чан төбәкләр күп яктан охшаш, дип әйтте. Ул агымдагы елның көзендә мөхтәрәм Татарстан делегациясен еллык халыкара ярминкәгә чакырды.

Белешмә өчен: Фуцзянь провинциясе тулаем төбәк продуктын якынча 429 млрд. АКШ долларына җитештерә (Кытайда 10 нчы урын). Сәүдәдән тыш, провинциянең икътисад нигезен авыл хуҗалыгы һәм җиңел сәнәгать тәшкил итә. Провинциядә шулай ук 123 төрле металл ятмасы бар. Фуцзянь – Кытайда чәй, цитрус җитештерүчеләрнең һәм  диңгез балыгы һәм рак китерүче әйдәп баручы компанияләрнең берсе. Мөһим икътисад тармаклары булып азык-төлек сәнәгате, электроника, ювелир һәм тегү сәнәгате, фото һәм кинокамера, химик җепселләр, автомобиль покрышкалары һәм керамика җитештерү санала.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International