Бүген Казан ИТ-паркында, ITSMF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысасында, критик мәгълүмати инфраструктура иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе уза. Чарада мәгълүмат, АСУ ТП системаларын үстерү һәм кулланылышка керү, мәгълүмати иминлек өчен җавап бирүче компания белгечләре катнаша.
Чара критик мәгълүмати инфраструктура һәм Дәүләт системасы белән үзара хезмәттәшлек итү, Россия Федерациясе мәгълүмати ресурсларына компьютер атакаларын (аны профессиональ даирәләрдә кыскача ГосСОПКА дип атарга кабул ителгән) кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү иминлеген тәэмин итү буенча эшләрне оештыру тәртибен аңлату максаты белән, 2018 елның 1 нче гыйнварыннан үз көченә кергән № 187-ФЗ номерлы федераль законны үтәү кысаларында үткәрелә.
Секцияне тантаналы рәвештә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты. Сәламләү сүзендә ул халыкның «цифрлы белемен» арттыру белән бергә төрле мәгълүмат системаларына санкцияләнмәгән йогынтының артуына игътибарын юнәлтте. Министр ассызыклаганча, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәгълүмат иминлеге буенча тагын да системалырак эш төзеләчәк – бигрәк тә критик инфраструктура объектларында. Ул секциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.
№187-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе критик мәгълүмат структурасының иминлеге» турындагы федераль законының бурычлары һәм перспективалары таләпләрен тормышка ашыру турында Россия Федерациясе Идел буе федераль округы техник һәм экспорт контроль буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Хачинян сөйләде.
«Ачыклау, кисәтү һәм компьютер атакалары (ГосСОПКА) нәтиҗәләрен бетерү дәүләт системасы: төп бурычлар, функцияләр һәм гамәлгә ашырыла торган чаралар» темасына доклад белән компьютер инцидентлары буенча Россия федераль куркынычсызлык хезмәте Милли координацион үзәге вәкиле Сергей Корелов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ГосСОПКА көченә һәм чараларына төп таләпләр турында Россия федераль куркынычсызлык хезмәте инциденты буенча Милли координацион үзәге председателе Дмитрий Зенцов хәбәр итте.
Шулай ук, чара кысаларында киберкуркынычсызлык өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы компанияләре №187-ФЗ номерлы федераль закон таләпләрен үтәүне тәэмин итүнең практик алымнары турында фикер алышачаклар.