«Халык контроле» белән республика көннән-көн чистара

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Җылы язгы көннәр килү белән татарстанлыларның «Халык контроле» мәгълүмат сервисына мөрәҗәгате  ике тапкыр диярлек артты. Ул көн саен халыкка территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту, хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Кышкы чорда ай саен кулланучылардан якынча 5 мең гариза килгән булса, апрель аенда аларның саны 8,5 меңгә  кадәр артты, ә тулы булмаган май аенда 7,5 мең мөрәҗәгать теркәлгән инде.

Бүген иң кирәкле категория булып «Территорияне төзекләндерү» санала. Аның ярдәмендә файдаланучылар җирле хакимият адресына юллар һәм тротуарларны тузаннан һәм чүп-чардан чистарту, агачлардан коры ботакларын кисү, үләнне уру, коры үләннәрдән чистарту үтенече белән гаризалар җибәрәләр.

Әйтергә кирәк, активлыклары белән казанлылар гына түгел, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә аерылып торалар. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә өмәдән соң ишегалдында калган чүп-чарга зарланганнар. Аларның «Халык контроле»нә мөрәҗәгатеннән соң чүп-чар берничә көн эчендә алынган.

Югарыда әйтелгән категориягә май башыннан «Халык контроле»ндә татарстанлыларның барлыгы 3 меңнән артык заявкасы басылып чыккан, шуларның 1,5 меңнән артыгы хәл ителгән инде.

Исегезгә төшерәбез, «Халык контроле» сервисына заявканы 60тан артык категория буенча бирергә мөмкин – моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү генә таләп ителә. Гариза язганда проблеманы төгәл күрсәтү һәм актуаль фоторәсем теркәү сорала. Модераторлар тарафыннан гариза тикшерелгәннән соң мөрәҗәгатьне барлык кулланучылар да карый алачак.

Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, шулай ук «ТР Халык контроле» мобиль кушымтасы бар. Аны App Store һәм Play Маркетта скачать итергә мөмкин.

Фото: Татарстан парклары һәм скверлары матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International