Иннополиста челтәрнең тәҗрибәле яңа буын 5G технологияләр зонасын эшләтеп җибәрделәр

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

21 нче май көнне "Иннополис", " Татарстан. ҖАҖ «Ростелеком», ҖАҖ «Таттелеком» Huawei компаниясе һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Иннополис территориясендә яңа буын5G технологияләр элемтә челтәре мөмкинлекләрен күрсәтү һәм тикшерү максаты белән тәҗрибәле зонаны эшләтеп җибәрделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ҖАҖ «Ростелеком» президенты Михаил Осеевский, Россиядәге Huawei компаниясенең генераль директоры Эйден У һәм ҖАҖ «Таттелеком»ның генераль директоры Денис Улесов ачылу тантанасында булдылар.

Иннополис территориясендә Университет һәм Технопаркны үз эченә алучы, бишенче буын элемтә челтәренең  тәҗрибә зоналарының мөһим бурычы булып 5G челтәрләрендә кирәкле хезмәтләр базарын өйрәнү, коммерция мөмкинлекләрен демонстрацияләү һәм нәтиҗәле бизнес-чишелешләрне эзләү тора.

Тәҗрибә зонасын төзегәндә Huawei компаниясенең полосалы чыбыксыз керү җиһазы белән 5G юнәлеше элементлары (Massive MIMO) кулланылды. Massive MIMO – 5G челтәренең фундаменталь элементларының берсе булган технология. Ул, LTE челтәрләре белән чагыштырганда, һәр йөзлекнең үткәрү сәләтен 4-5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Эшләтеп җибәрү тантанасыында тест режимында мәгълүмат тапшыруның югары тизлеген тәэмин итү техник мөмкинлекләре, үткәрү сәләте юллары, тоткарлауның ультратүбән вакыты күрсәтелде. 5G җиһазын гамәлдә куллану күргәзмәсе 4K разрешенияле потоклы видео трансляциясе  һәм виртуаль чынбарлык шлемында 360 градуслы камерадан турыдан-туры эфир белән башланып китте.

Перспектив җиһазның мөмкинлекләрен күрсәтү максаты белән бер үк вакытта, челтәрнең отклик вакыты мөһимлеген күрсәтүче (ул 5G челтәрләрендә минималь) виртуаль футбол мәйданчыгы ачылды. Моннан тыш Massive MIMO технологиясен куллану нәтиҗәсендә мәгълүматларны тапшыру тизлеге 2 Гбит/с артыкка җитте.

«Югары технологияләр шәһәре Иннополиста без бүген тестлы кулланышка керткән 5G бишенче буын челтәре төбәкнең инновацион-технологик дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк, Россиянең цифрлы икътисад программасын төбәктә гамәлгә ашыру өчен инфраструктураны үстерү нигезе булачак. 5G технологиясе, бүген билгеле булганнар белән чагыштырганда, үткәрү сәләте белән артык тәэмин итәчәк һәм идеаль дөнья коммуникацияләрен булдыруны якынайтачак», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

«Үзенең технология мөмкинлекләре ярдәмендә, 5G челтәрләрен гамәлгә кертү  – бу цифрлы икътисад коруда мөһим адым. Индустриаль әйберләр Интернеты, «акыллы шәһәрләр», автоном автомобильләр, телемедицина һәм башка перспектив юнәлешләр зур этәргеч алачак. Бу өлкәдә Таттелеком бу юнәлеш актив үссен өчен мөһим өлеш кертә. Безнең компания Иннополис шәһәрендә 5G тестлы инфраструктурасын  тәэмин итте (оптик элемтә каналлары, кабельләр сузу, трубостойкалар)», – ди ҖАҖ «Таттелеком» генераль директоры Денис Улесов.

«5G яңа бизнес-модельләр барлыкка килү платформасы булачак. Бу этапта стандартны үстерү компанияләр уртак хезмәттәшлек итсә генә мөмкин, шуңа күрә без проектның бер өлеше булуыбызга һәм партнерлар белән берлектә технологияләрнең мөмкинлекләрен тикшерергә шат», – ди Россиядәге Huawei компаниясенең генераль директоры Эйден У.

«Бүгенге вакыйга – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ҖАҖ  «Ростелеком»,  ҖАҖ «Таттелеком» арасында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бер ел элек имзаланган (2017 елның май аенда) Татарстандагы 5G челтәре тәҗрибә зонасы төзү турындагы беркетмәнең логик дәвамы һәм гамәли тормышка ашырылуы, – ди «Ростелеком» президенты Михаил Осеевский. – Без үз өстебезгә алган йөкләмәләрне үтәдек. – Иннополиста тәҗрибә зонасы 5G технологияләренең практик куллану мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш».

5G –кәрәзле элемтәнең яңа буыны, алдагы үсеш стандартларының (GSM, 3G, 4G/LTE) логик дәвамы. 5Gның сәүдә ягыннан эксплуатацияләнүе 2020 елдан соң башланачак дип көтелә. 5G тәҗрибә зоналары челтәренең мәгълүматларны тапшыруының рекордлы тизлеге – 25 Гбит/с. Мондый күрсәткечләр онлайн рәвештә видеоны 8K разрешениясендә (Ultra HD) таратырга мөмкинлек бирә.

5G – радиосистема һәм челтәрле архитектура өчен стандартларның яңа буыны. Ул мәгълүматларны тапшыруның югары тизлеген һәм зур күләмле трафикны эшкәртүне тормышка ашыра.

5G стандарты цифрлы икътисадта опоралы технологияләрнең берсе булырга тиеш. Ул әйберләр интернеты, акыллы шәһәр, акыллы җитештерү, акыллы йорт, акыллы транспорт  юнәлешләрендә актив кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International