ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Кытайда. Визитның максаты – җирле компанияләр белән хезмәттәшлек итү.
Роман Шәйхетдинов Alibaba Group, Hikvision, Dahua technologies компанияләре һәм Чжецзян провинциясе икътисад һәм мәгълүмат технологияләре комитеты җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде инде.
17нче һәм 18нче майларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Роман Шәйхетдинов ИТ-технологияләр җитештерүчеләре белән очрашуда катнашачак (киберкуркынычсызлык өлкәсендә), шулай ук «Татарстан-Ханчжоу» эшлекле форумында чыгыш ясаячак.