Казан элемтә техникумында ВорлдСкиллс стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар үтә

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

14нче майдан 17нче  майга кадәр Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) Төбәкара компетенцияләр үзәге чыгарылыш сыйныф студентлары Ворлдскиллс Россия стандартлары  буенча «Бизнес өчен программ хәл итү» һәм «Мобиль робот техникасы» компетенцияләреннән демонстрацион имтиханнар тапшыралар.

Ворлдскиллс стандартлары буенча демонстрацион имтихан – чыгарылыш студентларының урта һөнәри белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе формасы. Аның кысаларында, чыгарылыш сыйныф укучылары, халыкара таләпләр нигезендә, үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәтә алсыннар өчен, реаль җитештерү шартлары модельләштерелә. Өстәвенә, студентларның белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен укытучылар тугел, ә бәйсез экспертлар, шул исәптән предприятие вәкилләре бәяли.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Төбәкара компетенцияләр үзәге директоры Юрий Багров аңлатуынча, демонстрацион имтиханны 30 МЦК-КТИТС чыгарылыш укучысы тапшыра. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучылар Skills-паспорт алачаклар. Әлеге документ дипломга өстәмә булып бара һәм аларга эш табуда ярдәм итәчәк. Күп кенә эш бирүчеләрне теоретик әзерлектән бигрәк потенциаль хезмәткәрләрнең практик күнекмәләре кызыксындыра. Алар, мондый демо-имтихан нәтиҗәләренә  таянып, үзләренә кирәкле кадрларны сайлап ала алачаклар.

Демонстрацион имтиханнар Россиядә «Ворлдскиллс Россия» берлеге тарафыннан узган елда эшләтеп җибәрелгән иде.  Быел аларны бөтен ил буенча 30 меңнән артык көллият һәм техникум чыгарылыш укучылары тапшырачак. Әйтергә кирәк, мондый имтиханнарны үткәрүдә Россия тәҗрибәсе чит илләргә кызыклы – Татарстанга Иран, Һиндстан һәм Кытайдан делегация килде. Аларга элемтә техникумы мәйданында укыту семинарлары сериясе үткәрелә. Делегатлар демонстрацион имтиханны милли дәрәҗәдә кертү системасы белән танышачак, шулай ук WorldSkills методикасы буенча глобаль система үсеше мөмкинлекләре турында  фикер алышачак.

Визит кысаларында чит ил экспертлары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2018 VI милли чемпионаты   финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларын үткәрү тәртибе белән танышачаклар. Түбәндәге  компетенцияләр буенча: «Бизнес өчен программ хәл итү», «Мәгълүмати кабель челтәрләр», «Графика дизайны», «Видеопроизводство» һәм башкалар. Исегезгә төшерәбез, сайлап алу ярышлары Казанда 14нче майдан 24нче майга кадәр уза. Анда Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, 150гә якын конкурсант катнашачак

Фото: "Татар-Информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International