Муниципаль хезмәтләрне алу өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында үзегезгә уңайлы вакытны билгеләгез!

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Вакыты-вакыты белән безнең күбебезгә җир кишәрлекләре бирү, торак урынны үзгәртеп планлаштыру яки  балигъ булмаганнар өстенә опека  алу мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Бөтен хезмәтләр буенча консультацияне муниципаль хакимиятнең Башкарма органында алырга була.

Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләренә (район администрациясе, архитектура идарәсе, шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү, җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты) барганчы, кабул итүнең сезнең өчен уңайлы көнен ТР дәүләт хезмәтләре порталы яки мобиль кушымта «ТР Хезмәтләре» аша алдан сайлавыгыз яхшырак. «Электрон чират» терминалы ярдәмендә дә  вакытны сайлап куеп була. Әлеге терминал Казан шәһәре Башкарма комитетының барлык бүлекчәләрендә дә диярлек билгеләнгән.

Әйтергә кирәк, электрон чират казанлылар арасында зур популярлык казанды: ел башыннан алып, казанлылар Башкарма комитеты белгечләренә терминал аша 50 меңнән артык тапкыр, ә портал һәм мобиль кушымта аша 7 меңнән артык тапкыр язылганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International