ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе ITSF кысаларында узачак

2018 елның 15 мае, сишәмбе

23 нче май көнне Казанда ITSMF 2018 бөтенроссия конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе узачак. Ул критик мәгълүмат инфраструктурасы (КИИ) иминлеген тәэмин итү һәм №187нче номерлы федераль законның төп аспектлары мәсьәләләренә багышланачак. Чарага мәгълүмат системаларын үстерү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнүче, АСУ ТП системалары һәм мәгълүмати иминлек өчен җавап бирүче белгечләр чакырыла.

Чараның максаты булып, 2018 елның 1нче гыйнварыннан үз көченә кергән 187 нче номерлы «РФ критик мәгълүмати инфраструктурасының иминлеге» турында  Федераль законны үтәү кысаларында, КИИ иминлеген тәэмин итү буенча таләпләрне һәм оештыру тәртибен аңлату, дәүләт системасы белән үзара элемтәдә булу, Россия Федерациясе мәгълүмати чыганакларына (ГосСОПКА)  компьютер атакаларын кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү тора.

Әлеге темага техник һәм экспорт контроль буенча (КИИ куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча) федераль служба вәкилләре, һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ РФ) вәкилләре (ГосСОПКА эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә) докладлар белән чыгыш ясаячаклар. Шулай ук, чара кысаларында киберкуркынычсызлык өлкәсендә  әйдәп баручы россия компанияләре 187нче номерлы Федераль закон таләпләрен үтәүнең практик алымнары турында фикер алышачаклар. Алар арасында Касперский лабораториясе, Positive Technologies, Infowatch, ICL системалы технологияләр компанияләре бар.

Чарага теркәлү өчен itsf@icl.kazan.ru  почтасы аша гариза бирергә кирәк. Гаризада компания атамасын, секциядә катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исемен, вазыйфасын, элемтә өчен телефонын, корпоратив почта адресын күрсәтергә кирәк. Катнашу буенча сорауларыгызга җавапны түбәндәге номер аркылы белә аласыз: Нәгыймова Инна, тел. (843) 567 57 57 (доб.5627). Теркәлү 17нче майга кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International