ТР Элемтә министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаштылар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Татарстанда узган ялларда, республика табигатьне саклау «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында, урман массивларын җыештыру көне үтте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы әлеге акцияне хуплады һәм Казан шәһәре Имәнлек урамындагы урман массивын җыештыруда катнашты.

Традицион «Татарстанның чиста урманнары» акциясе әһәмиятле һәм масштаблы чараларның берсе булып тора. Ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан  ике этапта – язын һәм көзен – уздырыла, һәм халык арасында популярлыгы арта бара. Әлеге акциянең максаты – урман торышын уңай санитар хәлдә тоту, шулай ук халыкның әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарын җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International