ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Дагыстан делегациясе булып китте

2018 елның 11 мае, җомга

Министр Осман  Хасбулатов җитәкчелегендәге Дагыстан Республикасы икътисад һәм территориаль үсеш министрлыгы вәкилләре, Татарстанның ИТ-инфраструктурасы белән танышу максатыннан, кичә Казанга килделәр. Визит кысаларында алар Казанның ИТ-паркында булдылар һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән очраштылар.

Кунакларга Татарстанның иң уңышлы ИТ- проектлары  тәкъдир ителде. Алар: электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру, мәгариф, мәдәният, электрон хөкүмәт һәм электрон документ әйләнеше өлкәсе, «ГЛОНАСС +112» геоинформация системасы.

Шулай ук делегация Казан ИТ-парк резидентларының иң перспектив проектлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International