WorldSkills милли чемпионатында катнашу өчен, Казанда сайлап алу ярышлары узачак

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

14нче майдан 24нче майга кадәр Казанда, VI «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2018 милли  чемпионатының финалында катнашу өчен, сайлап алу ярышлары узачак. Анда Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән 150гә якын конкурсант, шул исәптән Татарстан Республикасы да катнашачак. ИТ-блок компетенцияләре буенча ярышлар Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында – Казан мәгълүмати һәм элемтә технологияләре техникумында – узачак.

Катнашучылар түбәндәге компетенцияләрдә ярышачак:

  1. Видеопроизводство
  2. Видеопроизводство (яшүсмер егетләр)
  3. График дизайны
  4. График дизайны (яшүсмер егетләр)
  5. Мәгълүмати кабель челтәрләр
  6. «1С: Предприятие 8» платформасында бизнес өчен ИТ-хәл итү
  7. Лазер технологияләре
  8. Лазер технологияләре (яшүсмер егетләр)
  9. Мобиль робот техникасы (яшүсмер егетләр)
  10. Экскурсия хезмәтен оештыру
  11. Бизнес өчен программ хәл итү
  12. Бизнес өчен программ хәл итү (яшүсмер егетләр).

Республика җыелма командасы барлык «Ворлдскиллс» «өлкәннәр» компетенцияләрендә, шулай ук ике «Ворлдскиллс яшүсмер егетләр» компетенциясендә тәкъдим ителәчәк. Әлеге ярышларның нәтиҗәсендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2018 милли чемпионатының финалында катнашу өчен  төбәкләр билгеләнәчәк. Ул 2018 елның 8нче августыннан 12нче августына кадәр Южно-Сахалинск шәһәрендә узачак.

17нче май көнне 8 сәгать 30 минутта Төбәкара компетенцияләр үзәге  мәйданчыгында – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы – сайлап алу ярышларының ачылу тантанасы үткәреләчәк. Чарага ММЧны аккредитацияләү: (843)264-73-34.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International