ТР дәүләт хезмәтләре порталында эшмәкәрләр өчен кайбер файдалы сервислар гамәлгә ашырылган. Мәсәлән, өйдән яки офистан чыкмыйча гына, кара һәм төсле металл калдыкларын лицензияләү, саклау һәм эшкәртүгә гариза бирергә мөмкин.
Түбәндәге хезмәтләргә гариза бирергә була:
- лицензия бирү;
- лицензияне яңадан рәсмиләштерү;
- лицензиянең дубликатын бирү;
- лицензияне гамәлдән туктату, лицензияләргә кушымталар;
- лицензияләр реестрыннан белешмәләр бирү.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша килгән барлык гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына җибәрелә, чөнки ул югары санап кителгән документларны бирергә бурычлы. Порталда, кулланучының шәхси кабинетында, биргән гаризаның статусын тикшерергә һәм үтенеч буенча карарны алырга мөмкин.