ИТ-парк ИХО илләре яшь эшкуарлары Казан форумының соорганизаторы буларак чыгыш ясады

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Узган атнада Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең IV яшь эшкуарлар форумы узды. Анда IT–идеяләрне гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләрне алу турында кызыксынган иң яхшы проект авторлары катнашты. Бу – ИХОның яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды «Сәләт» һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркның уртак инициативасы.

«Бүген АИС яшь халыкны стартаплар төзү индустриясенә җәлеп итү буенча үз алдына җитди бурычлар куя, чөнки Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә яшьләр арасында югары эшсезлек күзәтелә, – диде ИТ-парк директоры Антон Грачев. – ИХО илләренең яшьләр форумын ачу тантанасында Ислам үсеш банкы (ИҮБ) вице-президенты 500 млн. доллар күләмендә венчур фондын  булдыруы турында хәбәр итте. Әлеге акча үсешнең иң иртә стадиясендә технологик стартаплар өчен кирәк. ИТ-парк әлеге фондның партнеры буларак, проектлар булдыру максатыннан,  OEC Startup Platforma мәгариф платформасын (аның өчен ИТ-парк оештыручыларның берсе булып тора) кертергә тәкъдим итә. Әлеге платформа, ИХО илләреннән килгән эксперт һәм ментор ярдәм стартаплары белән,  түләүсез белем бирү программасы булып тора, 2 елга якын инде эшли һәм ИХО илләренең соңгы ике яшьләр форумы эше кысаларында финал оффлайн-акселерациягә проектлар әзерләү коралы буларак үзен уңышлы күрсәтте.»

Форумга багышланган матбугат конференциясе барышында Россия һәм ИХО илләре арасында икътисадый, техник һәм фәнни элемтәләрне ныгыту һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Форумда катнашучылар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Республика яшьләр иҗтимагый фонды «Сәләт»кә, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркка бирелгән мөмкинлекләр һәм ярдәм өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Әйтергә кирәк, яшь эшмәкәрләрнең иң яхшы проектлары, «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit» X халыкара икътисади саммит кысаларында, инвесторларга тәкъдим ителде.

Фото: М. Бадыкшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International